26 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Әйдә, өмәгә! Казанда 1 апрельдән өмәләр башлана
Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык узачак.
-
Җәмгыять
«Оныгымның хәлен аңладым»
Алтмыш яше тулган көннәрдә туганым гарәп язуын өйрәнергә булды.
-
Җәмгыять
«Гашыйклар тавы» фильмы прокатка чыга
Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелгән фильмны киң экраннарда 16 апрельдән карарга мөмкин. Кинокартинаның режиссеры – язучының улы Салават Юзеев. «Гашыйклар тавы» ничек төшерелде һәм ни өчен аны башта прокатка чыгарырга уйламаганнар? Иҗади команда бүген бу хакта журналистларга сөйләде.
-
Яңалыклар
Язгы хәлсезлек: белгеч нинди ризыкларның көч-хәл кертергә ярдәм итүен аңлаткан
Язгы чорда хәлсезләнебрәк калучыларга ашау-эчүгә игътибарлы булу кирәк. Хәлсезлектән котылуга файдалы майларга бай балык һәм диңгез продуктлары, шулай ук яшел тәмләткечләр, тавык шулпасы, кара шоколад ярдәм итә. Белгеч Инесса Гладкова «Life.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Җәмгыять
Яңа сулыш: Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» китабы тәкъдим ителде
Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» дип исемләнгән беренче китабын укучыларга тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
Алексей Песошин Авылда дәүләт демографик сәясәте буенча совет утырышында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы хөкүмәте сайты хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда «Татар табыны» марафонына нәтиҗә ясадылар
Әлеге чара алтынчы ел рәттән үтә. Аш-суга оста хатын-кызлар14 көн дәвамында татар халыкның иң тәмле ризыкларын пешерде. Йомгак ясау «Тәмле булсын» ресторанында узды.
-
Җәмгыять
Яхшылыкка тартылу: «ВТ» хәйрия акциясенә нәтиҗә ясады
Игелектә бердәм булыйк! «Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендә 15 көнлек хәйрия акциясе узды. Максатыбыз рамазан аенда авыру, мохтаҗларны, янәшәбездәге ярдәм өмет иткән кешеләрне сөендерү иде. Изге гамәлләребезне әнә шул уйлар белән башлап җибәрдек.
-
Яңалыклар
Электрон сигаретлар һәм вейпларны тулысынча тыярга җыеналар
Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы дәүләт комиссиясе Россиядә электрон сигаретлар һәм вейпларны тулысынча тыюны хуплаган. «Ведомости» үзенең чыганакларына таянып язганча, якындагы көннәрдә бу җәһәттән закон проекты әзерләнә башлаячак.
-
Яңалыклар
Коткаручылар кисәтә: бозга чыгарга ярамый!
Калынлыгы 7 санитиметрдан да кимрәк булган бозга кергән өчен 2 мең сум штраф салалар. Бу хакта «Татар Информ»да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
-
Яңалыклар
Профессор инфаркт һәм инсультның кайчан ешрак килеп чыгуын әйтте
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә иртән йокыдан торганнан соң берничә сәгать хәтәр яный: нәкъ менә шушы чорда инсульт-инфаркт килеп чыгу куркынычы зур. Себер федераль университеты профессоры Константин Крутовский «Газета.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Казандагы Кабан күлен күмәләр һәм карт агачларны кисәләр
Казанда Кабан күле буендагы талларны кисәләр. Гәрчә башта инвазив, Америка өрәңгеләрен генә кисәргә вәгъдә иткән булганнар. Билгеләп үтелгәнчә, халык һәрвакыт бу талларны саклап калу ягында булган, дип яза «Миллиард.Татар» Телеграм-каналына сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк: мәктәпне тәмамлаучыларны ниләр көтә?
Мәктәпләрдә язгы каникулга санаулы көннәр калып бара. Сер түгел, бу ялны укучыларга караганда, аларның әти-әниләре күбрәк көтә.
-
Яңалыклар
КПРФ фракциясе язгы сессиядә карау өчен 22 закон проекты әзерләгән
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда коммунист депутатлар фракциянең республика парламентының язгы сессиясенә куйган бурычлары турында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Белгеч ни өчен грейпфрут согының тешкә зыян салуын аңлатты
Грейпфрут согы витаминнар һәм антиоксидантларга бай. Шуңа күрә иммунитетны сакларга ярдәм итә. Ләкин органик кислотасының күп булуы теш эмаленә тискәре йогынты ясый. Табиб Елена Хохлова «Газета.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.